җигү

җигү
1. Арба, чана, сабан һ. б. ш. әйберләрне тартып барырлык итеп, ат, үгез, сыер кебек тарту көчләренә махсус дирбияләр белән беркетү ат җигү. Арба, чана, сабан, тырма һ. б. ларны тарту көчләренә беркетеп, юлга чыгарлык яки эш башларлык хәлгә китерү арба җигү 2. Нин. б. көчне (җил, электр, техника һ. б.) берәр эш башкару өчен файдалану тур. техниканы эшкә җигү. күч. Нин. б. алымнан, методтан файдалану, берәр нәрсәне үзеңнең эшеңне аклау яки берәр максатка ирешү өчен таяныч итеп алу бу чараны да җигеп карарга булды 3. күч. Нин. б. ният белән кешеләрдән максималь файдалану. Көч, куәт, акылны туплау, аларны тулы файдалану тур.. Авыр эш кушу, мәҗбүр итү

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно решить контрольную?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»